-2 °С
Облачно
Журналга язылу
Беләсең киләме?
24 Декабря 2019, 19:50

Конституциягә үзгәрешләр кертелерме?

Ил башлыгы Владимир Путин моңа үз карашын белдерде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Русия Президенты Владимир Путин Конституциядә ачык хакимиятнең бердәм системасын булдыру өчен кирәк булган кечкенә генә үзгәрешләргә юл куйды.
"Конституциянең төп нигезләмәләрен үзгәртмәү яхшырак дип уйлыйм", - дип белдерде дәүләт башлыгы бүген парламентарийлар белән очрашуда. Шул ук вакытта ул зур булмаган төзәтмәләр кертү мөмкин булуын да ассызыклады.
- Тормыш үзгәрә һәм кайбер бурычларны башкача җайга салырга мөмкин булыр иде, шул исәптән муниципаль хакимият органнары, дәүләт хакимияте органнары арасындагы мөнәсәбәтләрне, - диде Владимир Путин, бердәм ачык хакимият системасы булдырылырга тиешлеген күз уңында тотып тотып.
Ил башлыгы фикеренчә, "бу хакта, әлбәттә, муниципаль берәмлекләрнең мәнфәгатьләрен һәм хокукларын кысрыкламый гына уйларга кирәк”.
Фото: kremlin.ru
Читайте нас