+21 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
26 декабрь 2019, 13:25

Владимир Путин Яңа елны кайда каршы ала?

Серне ил башлыгының матбугат секретаре чиште.

Русия Президенты Владимир Путинның Яңа ел бәйрәмен каршылавы эш графигына бәйле. Ил башлыгы бу бәйрәмне тыйнак кына, дуслары һәм туганнары белән бәйрәм итүне өстен күрә. Бу хакта пәнҗешәмбе көнне "Россия-1"телеканалы эфирында дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков белдерде.
Дмитрий Песков ассызыклавынча, дәүләт башлыгына Яңа елны Русия киңлекләрендәге төрле төбәкләрдә, шул исәптән Хабаровск краенда да, каршы алырга туры килгән.
- Әгәр эшлекле сәфәр булмаса ,ул Яңа елны өйдә каршыларга ярата, - ди Песков. - Моны ул тыйнак кына эшли".
"Бу, әлбәттә, Владимир Владимировичның шәхси вакыты, ә аңа еш кына вакыты калмый", - дип тә өстәгән матбугат секретаре.
Фото:ria.ru
Читайте нас: