+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
27 декабрь 2019, 19:05

Казахстанда самолет килеп төшкән...

Владимир Путин фаҗига белән бәйле кайгы уртаклашу белдерде.

Владимир Путин Казахстан Президенты Касыйм-Жомарт Токаевка Алма-Атада булган авиаһәлакәткә бәйле рәвештә, кайгы уртаклашу телеграммасын юллады.
“Русиядә туганнарын һәм якыннарын югалтучыларның кайгысын уртаклашалар һәм зыян күрүчеләрнең тизрәк савыгуына өметләнәләр”, – дигән дәүләт башлыгы телеграммада.
Билгеле булуынча, Казахстанда Алма-Атадан Нур-солтанга очучы пассажирлар самолеты, биеклеген югалтып, ике катлы бинага килеп бәрелгән. "Bek Air" авиакомпаниясенең Fokker-100 самолеты җирле вакыт буенча 07:00 сәгатьтә егылып төшкән. Бортта 98 кеше булган, аларның 12се һәлак булган.
Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана, тикшерү бара.
Фото:РИА-Новости
Читайте нас: