+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
29 декабрь 2019, 13:35

Минималь хезмәт хакы арта

Тиешле указга Владимир Путин кул куйды.

Президент Владимир Путин 2020 елның 1 гыйнварыннан хезмәткә түләүнең минималь күләмен билгеләүче законга кул куйды. Яңа елдан аның күләме 12130 сум булачак. Документ шимбә көнне Хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында басылып чыкты.
Хәзерге вакытта минималь хезмәт хакы 11280 сум тәшкил итә. Федерация Советы вице-спикеры Галина Карелова сүзләренә караганда, түләүнең артуы хезмәт хакларының гына түгел, төрле компенсацияләрнең һәм социаль түләүләрнең дә артуына китерәчәк. Аерым алганда, больничный өчен түләүгә, йөклелек һәм бала карау буенча пособие күләменә тәэсир итә.
Вице-спикер белдерүенчә, кайбер төбәкләрдә минималь хезмәт хакы билгеләнгән күләмнән югарырак булачак, чөнки күрсәткечне үзгәртүгә кайбер коэффициентлар һәм Ерак Көнчыгышта, төньяк төбәкләрдә һәм аларга тиңләштерелгән территорияләрдә яшәүче гражданнар өчен хезмәт хакына өстәмә түләүләр йогынты ясаячак.
Фото:tass.ru
Читайте нас: