+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
31 декабрь 2019, 12:15

Башкортстан әбекәйләре бер миллион сум акча отты!

Алар популяр рэпер Тимати игълан иткән бәйгедә катнашты.

Уфа районының “Михайловка әбиләре" музыкаль коллективы Русиянең популяр рэперы Тимати игълан иткән бәйгедә җиңде һәм 1 миллион сум акча отты. Бу хакта Тимати кичә, 30 декабрьдә, Instagram сәхифәсендә игълан итте.
Билгеле булуынча, музыкант "Мин джипта барам" җырына иң кызыклы һәм гадәти булмаган видео төшерүчеләргә бер миллион сум акча вәгъдә иткән иде. Михайловка авылы әбекәйләре яңа хитка бик кызыклы видео төшергән. Нәкъ алар төп призга — бер миллион сумга ия булды да инде.
—Җиңүчене игълан итәргә вакыт җиткәндер. Моны бик теләп башкарам. Әбиләрне котлыйм,— дип язган Тимати.
Афәрин, әбекәйләр!
Фото: социаль челтәрләрдән.
Читайте нас: