+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
1 гыйнвар 2020, 23:05

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы – 2020 елның төп вакыйгасы булачак

Бу хакта Русия Президенты Владимир Путин белдерде.

Тасс хәбәр итүенчә, дәүләт башлыгы Бөек Җиңүнең юбилеен бәйрәм итү - елның төп вакыйгасы булачак, дип ассызыклады. "Русиянең барлык гражданнары өчен бу изге бәйрәм, армиябезнең, флотның, барлык халкыбызның каһарманлыгы символы", - дип белдерде Владимир Путин.
Мәскәүдә үтәчәк чараның төп геройлары, һичшиксез, ветераннар булачак. Аларны 9 май көнне Кызыл мәйданда көтәчәкләр һәм бөтендөнья буенча хөрмәтләячәкләр. Президент Хөкүмәткә өстәмә ярдәм чараларын уйлау бурычын куйды.
Владимир Путин русиялеләр белән бәйрәм шатлыгын бүлешергә дистәләгән ил җитәкчеләрен чакырды. Күпләр катнашуларын раслаган да инде.
Җиңү юбилее уңаеннан, "Без хәтерлибез!" девизы астында, Русия буенча тантаналы юбилей чаралары узачак.
Фото: flowerindustry.ru
Читайте нас: