+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
1 гыйнвар 2020, 01:00

“Һәр сабый үзенең иң яраткан кеше икәнлеген тоеп үссен!”

Владимир Путин Русия халкын Яңа ел белән тәбрикләде.

“Хөрмәтле Русия гражданнары! Кадерле дуслар! Без сезнең белән XXI гасырның өченче унъеллыгы бусагасында. Без көчле, динамик, каршылыклы чорда яшибез, әмма без Русия уңышлы үссен, тормышыбызда барысы да яхшы якка гына үзгәрсен өчен барысын да эшли алабыз һәм эшләргә тиеш”, — дип билгеләде ил башлыгы.
Президент ассызыклавынча, бары тик бердәм булганда гына максатларга ирешеп, ил алдында торган бурычларны хәл итеп булачак. Безнең бердәмлек — теләсә нинди югары максатларга ирешүнең нигезе.
“Киләсе елда без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Чын күңелдән фронтовикларны һәм тыл хезмәтчәннәрен, өлкән буын кешеләрен, безнең өчен, Ватаныбызның киләчәге өчен авыр сынаулар аша үтүчеләрне Яңа ел бәйрәмнәре белән котлыйм. Сезнең алда баш иябез!” — диде Владимир Путин.
Дәүләт җитәкчесе шулай ук кешеләр арасындагы дустанә, җылы мөнәсәбәтләрнең мөһимлеген ассызыклады, үзара ярдәмләшү, юмартлык, шәфкатьлелек кебек сыйфатларны бәяләргә, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышырга, игътибар белән сөендерергә чакырды.
“Үзара аңлашу мәңгегә Сезнең йортыгызга урнашсын, барлык кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итсен, буыннарны берләштерсен. Әти-әниләрегез сәламәт булсын һәм һәрвакыт игътибарыгызны тоеп яшәсен, ә һәр сабый үзенең иң яраткан кеше икәнлеген белсен”, — диде Владимир Путин.
Читайте нас: