Республика Башлыгы Радий Хәбиров беренче тапкыр Интернет челтәрендә кечкенә улы белән төшкән фотосурәтен куйды.
"Бу егетнең исеме — Фәрит. Шулай килеп чыкты, бүген минем әтиемнең, Фәрит Барыевичның туган көне. 90 яшь тулган булыр иде... Бу искиткеч һәм көчле кеше хәзер шушы бәләкәчтә яши”, — дип язган Радий Хәбиров.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, республика Башлыгы җәмәгате Каринә Хәбирова һәм кече улы Фәрит белән халык алдында күптапкырлар булды. Аерым алганда, малайны “Уфа-Арена”да “Салават Юлаев” хоккей клубы җанатарлары күрә алды.
Фото:Радий Хәбировның социаль челтәрләрдәге шәхси битеннән.