+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
2 гыйнвар 2020, 23:15

Владимир Путин Григоровичны туган көне белән котлады

Танылган балет артисты, балетмейстер һәм хореограф Юрий Григорович 93нче туган көнен каршылый.

Русия Президенты Владимир Путин бүген, 2 гыйнар көнне, Русиянең билгеле хореографы Юрий Григоровичны туган көне белән котлады. Әлеге телеграмма Кремль сайтында бастырылган.
"Сез үз талантыгыз һәм илһамлы, иҗади хезмәтегез белән урыс балетының данын тудырган легендар осталар плеядасыннан”, - диелгән телеграммада.
Ил башлыгы билгеләп үтүенчә, Григоровичның эшләре Зур театрда да, башка мәйданчыкларда да "ил һәм дөньяның мәдәни тормышында якты вакыйга” булып тора.
"Сезгә сәламәтлек, уңышлар һәм иң изге теләкләр телим", - дип мөрәҗәгать иткән хореографка Владимир Путин.
Юрий Григорович 1927 елның 2 гыйнварында Ленинградта туган. Юрий Николаевич — СССРның халык артисты, Ленин премиясе, СССР Дәүләт премияләре һәм РСФСР Дәүләт премиясе, РФ Хөкүмәте премиясе лауреаты. Изге апостол Андрей Первозванный ордены, "Ватан алдындагы казанышлары өчен" ордены кавалеры, 60 тан артык Русия һәм чит ил бүләкләре иясе.
Фото: teleport2001.ru
Читайте нас: