+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
3 гыйнвар 2020, 14:40

“Боз батыр”лар көч сынашты

Ярышларга илнең төрле төбәкләреннән 11 иң көчле спортчы килгән иде.

Уфада “Terra Zima” фестивале кысаларында “Боз батыр” ярышлары узды. Чараны Русиянең иң көчле кешесе титулына ия булган Эльбрус Нигъмәтуллин оештырды.
Ярышларда илнең төрле төбәкләреннән 11 иң көчле спортчы — пауэрлифтинг, кул көрәше, көч экстримы һәм көрәш буенча дөнья һәм Русия чемпионнары катнашты. Батырлар арасында иң көчлесе Дмитрий Локтионов булды.
Ачык һавада үткән спорт ярышлары Башкортстан халкында зур кызыксыну уятты. Тимер спорт корылмалары урынына спортчылар боз кисәкләре күтәрүдә көч сынашты. Аларны чарага махсус рәвештә җирле сулыклардан алып кайттылар.
"Спортчылар 2,5 сәгать дәвамында 30-250 килограмм авырлыктагы боз плитәләре белән биш күнегү башкарды. 250 килограмм авырлыктагысы белән "баһадир керлингы”, 100 килограммлысы белән 40 метрга йөгерү, шулай ук яткан килеш 100 килограммнан артык авырлыктагы плитәне күтәрү һәм башка сынаулар үттеләр", — дип хәбәр итә Уфаның Киров районы хакимиятенең матбугат хезмәте.
Фото: bash.news
Читайте нас: