+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
4 гыйнвар 2020, 00:50

Карсылулар Уфага җыелды

Республикада беренче тапкыр оештырылган “Карсылулар парады”нда 300дән артык чибәркәй катнашты.

Бүген Уфада “Карсылулар парады-2020” ачык республика фестивале узды. Мондый масштабта беренче тапкыр үткәрелгән чагу чарада республиканың 21 районыннан һәм шәһәреннән, шулай ук Русиянең башка төбәкләреннән, 300дән артык Карсылу катнашты. Уфага парадта катнашу өчен махсус килгән Самара кызы конкурста биш җиңүченең берсе булды, дип хәбәр итә “Башинформ” агентлыгы.
Карсылулар башкаланың Совет мәйданыннан Пушкин урамы буенча старт алды, аннан соң Ленин урамы буйлап Кәрвансарай мәйданына таба узды. Анда чараның төп өлеше — флешмоб һәм Карсылулар арасында конкурслар булды.
Парадны Уфаның танылган блогеры Ульяна Тригубчак җитәкләде. Алда тынлы оркестр, шулай ук берничә Кыш Бабай барды. “TERRA ZIMA” фестивале кысаларында узган бу чара бик матур, күңелле булды, уфалылар арасында зур кызыксыну уятты.
Инстаграмда #парадснегурочек20уфа теглары буенча иң күп лайк җыйган Карсылулар чара партнерларыннан аерым кыйммәтле бүләкләр — кунакханәдә романтик кич үткәрү, Башкортстан санаторийларында ял итү өчен сертификатлар, кыйммәтле бизәнгечләр алды. Иң күп лайк җыйган җиңүчеләр: Анастасия Русинова (Уфа шәһәре), Дияна Равилова (Ярмәкәй районы), Айгизә Гарәфиева (Октябрьский шәһәре) Алена Павлова (Кырмыскалы районы), Милена Шевырева (Федоровка районы), Татьяна Елиманова (Благовар районы).
Фото:"Башинформ" агентлыгы.
Читайте нас: