+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
5 гыйнвар 2020, 14:10

Бүре костюмы бик кыйммәткә төшкән...

Быел балалар өчен нинди Яңа ел костюмнары популяр булган, дисезме?

Экспертлар билгеләвенчә, быел балалар иртәләрендә катнашучылар арасында принцесса һәм пират костюмнары иң популяры булган.
Илнең 23 шәһәрендә үткәрелгән сорау алулар буенча, принцесса костюмын иң күп сатып алучылар теркәлгән – 12,3 процент. Пират костюмын кулланучыларның 11,1 проценты сайлап алган.
Кар бөртекләре костюмы “Авито” кулланучыларының 9,3 процентына кирәк булган, ә 6,2 проценты куян костюмы белән кызыксынган. Шул ук вакытта фея, индеец, мушкетер, төлке, бүре һәм супергерой костюмнары бик популяр булган.
Сервис мәгълүматлары буенча, куян костюмы иң арзаны санала, ул 750 сумга төшкән. Ә иң кыйммәтлесе — бүре костюмы, аның бәясе 2,5 мең сумга якын.
Иң кыйммәтле киемнәр Мәскәүдә сатыла, аларның уртача бәясе — 2,9 мең сум, ә иң арзанлысы Казанда һәм Ульяновскида, анда уртача бәясе 600 сумнан артмый.
Ил буенча балалар костюмы бәясе, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 55 процентка арткан.
Фото: социаль челтәрләрдән.
Читайте нас: