+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
5 гыйнвар 2020, 19:00

М. В. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музеена — 100 ел

Владимир Путин коллективны музейның бер гасырлык юбилее уңаеннан котлады.

Русия Президенты Владимир Путин М. В. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музее коллективын 100 еллык юбилей белән котлады. Телеграмма Кремль сайтында басылган.
"Бер гасырлык юбилей — сезнең коллективның бәйрәм датасы, Уфа һәм Башкортостан Республикасының мәдәни тормышында тантаналы вакыйга", — диелә хәбәрдә.
Русия Президенты билгеләвенчә, музей экспозициясе нигезендә күренекле рәссам, энтузиаст, башлап йөрүче Михаил Нестеровның уникаль иҗади эшләре коллекциясе ята, ул музейның башлангычында тора.
"Күп буын хезмәткәрләрнең һөнәри традицияләргә тугры булулары һәм югары компетентлыгы нәтиҗәсендә музей сәнгатькә бәя бирүчеләрнең лаеклы рәвештә танылуына ия, ә аның фонды яңа, кызыклы экспонатлар белән байый", — дип ассызыклады Владимир Путин.
Президент музей коллективына Русиянең уникаль рухи һәм тарихи мирасын саклауга юнәлдерелгән эшчәнлекләрендә уңышлар теләде.
М. В. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музее 1919 елның 5 ноябрендә оеша, 1920 елның 5 гыйнварында ачыла. 1954 елда музейга нигез салучы – тумышы белән Уфадан булган урыс рәссамы, рәсем сәнгате академигы, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Михаил Васильевич Нестеров (1862-1942) исеме бирелә.
Фото: mgazeta.com
Читайте нас: