+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
5 гыйнвар 2020, 12:00

Уфада кышкы Сабантуй гөрли!

Кашкадан паркында “TERRA ZIMA” масштаблы фестивале кысаларында бәйрәм чаралары бүген дә дәвам итә.

Кичә, 4 гыйнварда, Уфаның Кашкадан паркында, “TERRA ZIMA” масштаблы фестивале кысаларында, “Чын Башкирия” кышкы Сабантуе башланды. Чарада катнашучылар традицион башкорт җәясеннән ук ата, бүрәнәдә капчык белән сугыша, милли көрәштә ярыша алды.
Кышкы Сабантуй кунакларына атта йөрү, милли костюмнар киеп, истәлеккә фотога төшү дә мөмкин булды. Уфалыларга һәм башкала кунакларына бай концерт программасы тәкъдим ителде.
Сабантуй бүген, 5 гыйнварда да, дәвам итәчәк.
Фото:gtrk.tv
Читайте нас: