+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
6 гыйнвар 2020, 18:50

“Картәти экспрессы” юлга чыга

Олы йөрәкле картәти оныкларын мәктәпкә йөртү өчен автобус сатып алган.

Американың Орегон штатында яшәүче Дуг Хейз 10 оныгын мәктәпкә үзе йөртер өчен автобус сатып алган. Аның оныклары кечкенә генә шәхси белем бирү учреждениесенә йөри. Биредә укучыларны өйдән уку урынына илтүне оештыру мөмкинлеге юк. Шуңа күрә Дуг Хейз Раштуага автобус сатып алырга булган һәм аны "Картәти экспрессы” дигән язу белән бизәп тә куйган. Беренче “рейс” каникуллардан соң башкарылыр дип көтелә.
Барлык оныклары да картәтиләре йортына якын яши, шуңа да ул иртән алар артыннан кереп, мәктәпкә алып барачак, ә аннары тыныч күңел белән эшкә юлланачак. Билгеле булуынча, әлегә Дугның биш оныгы гына мәктәпкә йөри, калганнары бәләкәй әле.
Хәзер моны уйлап табучы картәти оныклары белән күбрәк вакыт үткәрәчәгенә бик сөенә.
Читайте нас: