+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
8 гыйнвар 2020, 14:50

Владимир Путин Истанбулда

Дәүләт башлыгы "Төркия агымы" газүткәргечен файдалануга тапшыру тантанасында катнашачак һәм Рәҗәп Тайип Эрдоган белән очрашачак.

Русия Президенты Владимир Путин Истанбулга килде. Дәүләт башлыгының бүген, 8 гыйнварда, "Төркия агымы" газүткәргечен файдалануга тапшыру тантанасында катнашачак һәм Рәҗәп Тайип Эрдоган белән очрашачак.
Владимир Путин Истанбулга Дамастан килде. Анда ул Сүрия президенты Бәшәр Әсәд белән очрашты, биредәге Русия Федерациясе Кораллы Көчләре гаскәрләренең команда пунктында булды, Сүрия башкаласы урамнары буйлап узды.
Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Владимир Путинның Истанбулга эш сәфәре кысаларында ике лидерның Русия-Төркия хезмәттәшлеген алга таба үстерү, шулай ук Сүрия һәм Ливиядәге ситуацияне дә кертеп, актуаль халыкара проблемалар турында фикер алышуы планлаштырылган.
Фото:tass.ru
Читайте нас: