+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
10 гыйнвар 2020, 23:00

Владимир Путин Кырым чиновникларын тәнкыйтьләде

Ил башлыгы ярымутрауда тормыш шартларын яхшырту өчен гомумдәүләт проектлары мөмкинлекләреннән файдаланырга чакырды.

Русия Президенты Владимир Путин су белән тәэмин итү һәм юынтык суларны агызу мәсьәләсен хәл итүгә игътибар булмау өчен Кырым чиновникларын тәнкыйтьләде. Бу хакта ул Кырым һәм Севастопольнең социаль-икътисади үсеше мәсьәләләре буенча киңәшмәдә белдерде.
"Күп эшләнде, әмма барысы да түгел. Әле су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу проблемалары, экологик мәсьәләләрне хәл итү өстендә эшләргә кирәк, алар белән, гомумән, беркем дә шөгыльләнмәгән, күрәсең", — диде Президент, киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Кырым һәм Севастопольнең потенциалын үстерү өчен шактый эш башкарылган. Аерым алганда, магистраль инфраструктура булдыру монда төп фактор булып тора.
"Аңлашыла ки, бу — иң төп фундамент, базис, аннан башка бөтенләй үсеп булмый", — дип билгеләп үтте Владимир Путин.
Русия Президенты гомумдәүләт проектлары мөмкинлекләреннән файдаланып, ярымутрауда тормыш сыйфатын күтәрергә чакырды.
Фото:tass.ru
Читайте нас: