+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
11 гыйнвар 2020, 21:55

Ангела Меркель Мәскәүдә

Бүген лидерлар ике яклы хезмәттәшлек һәм халыкара көн тәртибендәге актуаль темалар буенча фикер алыша.

Германия Федератив Республикасының федераль канцлеры Ангела Меркель бүген, 11 гыйнварда, эш визиты белән Русиягә килде. Лидерлар иң элек үзара сөйләшү алып барды, соңыннан ул ике ил делегациясе составында дәвам итәчәк.
— Без сезнең белән даими элемтәдә торабыз, эчке проблемалар — икътисади, сәяси һәм халыкара мәсьәләләр белән дә шөгыльләнәбез. Чакыруыбызны кабул итүегез һәм әлеге мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен килүегез өчен Сезгә рәхмәт белдерәм. Алар арасында иң кискеннәре бар, бүген без төп игътибарыбызны шуңа юнәлтәчәкбез, — диде Русия башлыгы.
Владимир Путин һәм Ангела Меркель ике яклы хезмәттәшлек һәм халыкара көн тәртибендәге актуаль темалар: Сүрия, Ливия, Якын Көнчыгыштагы киеренкелек эскалациясе, Украина эчендәге конфликтны җайга салу һәм 2019 елның 9 декабрендә Парижда узган “Норманд форматы”ндагы саммитта ирешелгән килешүләр турында фикер алышырга планлаштыра.
Фото:kremlin.ru
Читайте нас: