+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
11 гыйнвар 2020, 03:35

Бала җанлы бабакай!

Яңа ел алдыннан киң күңелле пенсионер балалар йортына 8 капчык уенчык китергән.

Уфаның Черниковка бистәсендә яшәүче 69 яшьлек Юрий Ивановичны элек башкаланың төньягында яшәүчеләр генә белсә, хәзер инде аның тарихы бик күпләргә таныш булды. Пенсионер бабай инде берничә ел “Тополя” сәүдә үзәге янында иске генә баянын суза, кушылып җырлап җибәрә. Ә урамнан үтүче бик күпләр Юрий Ивановичны танып, белеп тора, булдыра алганча, акча сузып китәләр.
Бабакай исә тиеннәрне берәмләп җыя. Чөнки баянында уйнап җыелган бу акчаларга ул әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм, ятим сабыйларны сөендерә. Әйтик, Яңа ел алдыннан киң күңелле бабай Сабыйлар йортына 8 капчык уенчык китергән. Бу хакта “КП-Уфа” басмасы хәбәр итә.
Үзе дә 4 яшеннән ятим калып, балалар йортында үскән Юрий Иванович балачагыннан бер көнне гомерендә дә онытмаячак. Бервакыт балалар йортына Яңа ел алдыннан курсантлар килеп керә. Шунда берсе аңа бер кап төсле каләмнәр бүләк итә. И сөенә дә соң сабый бүләккә!..
Шушы изгелекне беркайчан да онытмаган бабакай хәзер үзе ятимнәрне шатландыра. Җәйге челләдә дә, көзге яңгырларда да, кышкы салкыннарда да үзе белән бергә “олыгайган” баянын уйнап...
Фото:ufa.kp.ru
Читайте нас: