+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
12 гыйнвар 2020, 19:15

Владимир Путин прокуратура хезмәткәрләрен котлады

Бүген прокуратура хезмәткәрләре һөнәр бәйрәмнәрен билгели.

Русия Президенты Владимир Путин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Котлау телеграммасы Кремль сайтында басылган.
"300 ел элек төзелгән Русия прокуратурасы бүген дә үзенең югары миссиясенә — закон өстенлеген, гражданнар һәм дәүләт мәнфәгатьләрен яклауга тугры кала. Илдә законлылыкның һәм хокук тәртибенең торышы, кеше хокугын һәм иреген ышанычлы тәэмин итү, кешеләрнең хокук саклау органнарына ышанычы аның хезмәткәрләренең һөнәри осталыгына, аларның үз бурычларына җаваплы мөнәсәбәтләренә бәйле", диелә Дәүләт башлыгының котлавында.
Владимир Путин Ватанга лаеклы хезмәт иткән прокурор корпусы ветераннарына аерым рәхмәт сүзләре белдерә.
Фото:trt-tv.ru
Читайте нас: