+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
13 гыйнвар 2020, 21:20

“Артек”та ял итәсең киләме?

Халыкара балалар үзәге сменаларында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады.

2020 елда “Артек” халыкара балалар үзәгенең белем бирү программаларында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Бу хакта Спорт министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

“Артек” ял итү үзәгенә юлламалар мәдәният, сәнгать, фән, спорт өлкәсендәге ярышларда, смотрларда, олимпиадаларда, конкурсларда, фестивальләрдә җиңүчеләргә, уку алдынгыларына бүләкләү һәм ярдәм итү өчен бирелә.
Юллама алу өчен баланың соңгы өч елдагы төбәк, Бөтенрусия һәм халыкара дәрәҗәдәге уңышларын тупларга кирәк булачак.
“Артек” үзәге сменаларында көзге-кышкы чорда — 10 яшьтән 17 яшькәчә 5-11нче сыйныф укучылары, җәйге чорда — 8 яшьтән 17 яшькә кадәр балалар һәм үсмерләр катнаша ала.
Анда көзге-кышкы чорда гомуми белем бирү мәктәпләренең 5-11нче сыйныф укучылары кабул ителә (смена вакытында балага 18 яшь тулырга тиеш түгел).
Җәйге чорда (июнь-август) — 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәр булган балалар ял итә ала.
Һәр бала яки аның законлы вәкиле “Артек” халыкара балалар үзәгенең рәсми сайтында теркәлә һәм гариза бирә ала.
Читайте нас: