+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
14 гыйнвар 2020, 12:50

Алтайда Космос туган!

Әти-әнисе “Бригада” сериалын яраткан, күрәсең.

Алтай краеның Бийск шәһәрендә яшәүче яшь әти-әни яңа туган сабыйга “Бригада” сериалы персонажларының берсе хөрмәтенә Космос дип исем биргән. Бу хакта РИА Новости урындагы ЗАГС бүлегенә сылтама белән хәбәр итә.
Мондый сирәк исемне сайлау очрагы узган елның ахырында ук булган. Балага мондый исем кушу алдыннан хакимият органнары хезмәткәрләре ата-анадан бу карарның ныклап уйланылган булуын тагын бер тапкыр ачыклаган.
Әти-әни, үз чиратында, белгечләрне улларына Космос исеме кушу карары сериалны яратуга гына түгел, ә аларның фикеренчә, бу исемнең бүген популяр булуы белән дә бәйле, дип ышандырган.
Фото: ачык чыганаклардан.
Читайте нас: