+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
14 гыйнвар 2020, 11:35

Эт оясыннан 1 миллион сум акча урлаганнар...

Башкортстанда бер эшкуарның зур күләмдә җыелган акчасыннан җилләр искән.

Стәрлетамакта яшәүче бер эшкуар ихатасындагы эт оясыннан 1 миллион сумнан артык акчасын урлаулары турында гариза белән полициягә мөрәҗәгать иткән. Бу хакта Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән “Российская газета” хәбәр итә.

Хәбәр итүләренчә, әлеге факт буенча "аеруча зур күләмдә урлау" мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Бу җинаятьнең кайчан булу датасын акча хуҗасы әйтә алмаган. Якынча фаразлавынча, җыелган акчалар декабрь азагыннан 10 гыйнварга кадәр вакыт аралыгында юкка чыккан.

Билгеле булуынча, ир акчаны, пыяла банкага салып, эт оясына яшергән булган.
Фото: mk.ru
Читайте нас: