+21 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
15 гыйнвар 2020, 18:20

Башлангыч мәктәп укучылары өчен туклану бушлай булачак

Бу хакта бүген Русия Президенты Владимир Путин Федераль җыелышка еллык Юлламасында белдерде.

Бүген, 15 гыйнварда, Русия Президенты Владимир Путин Федераль җыелышка еллык Юллама белән мөрәҗәгать итә. Президент Юлламасы — ул программа документы, анда дәүләт башлыгы ил үсеше өчен мөһим төп юнәлешләрне билгели, киләчәккә төп бурычлар куя.
Владимир Путин еллык Юлламада укучыларның туклану мәсьәләсенә тукталды: 1нче сыйныфтан 4нче сыйныфка кадәр барлык башлангыч мәктәп укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итәргә тәкъдим итте.
Дәүләт башлыгы бала мәктәпкә барганда, әти-әниләрнең, бигрәк тә әниләрнең, эшкә чыгу, өстәмә керем алу мөмкинлекләре күбәя, әмма баланы мәктәпкә әзерләү өчен гаилә чыгымнары да арта, дип билгеләп үтте. Владимир Путин ассызыклавынча, илдә кирәкле инфраструктура булдырырга, ашханәләрне җиһазларга, сыйфатлы продуктлар белән тәэмин итәргә кирәк. Мөмкинлеге булган мәктәпләрдә бушлай кайнар ризык 2020 елның 1 сентябреннән үк бирелергә тиеш.
"Калган хезмәттәшләремне бу эшне активлаштыруыгызны сорыйм. 2023 елның 1 сентябреннән дә соңга калмыйча федерациянең барлык субъектларында кече мәктәп укучылары бөтен ил буенча түләүсез сыйфатлы кайнар ризык белән тәэмин ителергә тиеш”, — диде Русия Президенты.
Фото: Кремлин.ру
Читайте нас: