+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
15 гыйнвар 2020, 18:55

Беренче бала өчен ана капиталы кертелә

Ә икенчесе өчен акча тагын да артачак.

2020 елның 1 гыйнварыннан гаиләләр ана капиталын беренче бала туганда ук алачак, ул — 466 617 сум булачак һәм ел саен индексацияләнәчәк. Икенче бала туганда аның суммасы тагын 150 мең сумга артачак. Шулай итеп, икенче бала туган очракта ана капиталының гомум суммасы 616 мең сум тәшкил итәчәк һәм ел саен индексацияләнәчәк. Бу хакта бүген Русия Президенты Владимир Путин Юллама белән чыгыш ясаганда белдерде.
Ана капиталы программасы ким дигәндә 2026 елга кадәр озайтыла. Өченче бала туган очракта дәүләт гаилә өчен 450 мең сум күләмендә ипотека кредитын “каплый”.
Фото:vesma.today
Читайте нас: