+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
15 гыйнвар 2020, 16:55

Гөлмәрьям Кыш бабайдан нәрсә сораган?

Ләйлә Дәүләтова кызының серен ачкан.

“ТНВ” каналында “Адәм белән Һава” тапшыруын алып баручы, шагыйрә, бик күп җырлар авторы Ләйлә Дәүләтова Инстаргамда кызы белән бәйле кызыклы язма урнаштырган. Барлык сабыйлар кебек үк бәләкәч Гөлмәрьям дә Яңа ел алдыннан Кыш бабайга хат язган. Ул нәрсә сораган икән, дисезме?
“Нормаль кешеләрнең балалары кебек ул да Лол курчагы, матур күлмәк яки берәр уенчык сорый дип уйлый күрмәгез! Аңа хәтта кибеттә дә әйбер алдырып булмый! Бу матур әйбер белән фотога төшик әле, дип хәйләләп кенә киемнәрне кидереп карыйм. “Кыш Бабай акча ясый торган аппарат алып килсен. Матур өй салырбыз, дингезгә барырбыз, син көн-төн эштә йормәссең, үзем генә ясармын” дигән. Күп акча да сорамый бит ул, аппаратын сорый. Балаларыбыз хәзер искиткеч башлы!” — дип язган Ләйлә.
Ә сезнең балалар Кыш бабайга хат яздымы, дуслар? Нинди бүләкләр сорадылар?
Фото: Инстаграмнан.
Читайте нас: