+21 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
16 гыйнвар 2020, 17:25

Грипп таралуга телефон гаепле...

Ә сез бу хакта белә идегезме?

Грипп — авыр вируслы инфекция. Ул, гадәттә, февраль-март айларында тарала. Табиблар, грипп кинәт башлана, диләр. Тән температурасы 38-39 градуска кадәр күтәрелә, мускуллар сызлый, баш авырта. Аннары төчкерү, томау өстәлергә мөмкин.
Эпидемия эләктереп, озак вакыт башны да күтәрә алмый ятмас өчен алдан ук саклану чараларын күрү кирәк. Шуларның берсе — кесә телефонын һәрвакыт чиста тотыгыз. Чөнки аңарда бактерияләр күпләп туплана. Хуҗасы кайда, гаджетларга да шунда булырга туры килә: аш бүлмәсендә дә, сәүдә үзәгендә дә, кафеда да, бәдрәфтә дә...
Тикшеренүләр күрсәтүенчә, телефонда унитазга караганда да күбрәк бактерияләр җыелырга мөмкин. Шуңа да вакыты-вакыты белән телефонга дезинфекция ясарга кирәк. Моның өчен составында спирт булган сыекчалар кулланырга була. Сөртер алдыннан тукыманы мөмкин кадәр сыгарга кирәк, аннан гына сөртергә ярый. Моны даими эшләп торырга кирәк.
Авырмагыз, сәламәт булыгыз, дуслар!
Фото:ачык чыганаклардан.
Читайте нас: