+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
16 гыйнвар 2020, 23:15

Кем ул Михаил Мишустин?

Владимир Путин Русия Хөкүмәтенә Премьер-министр билгеләде.

Русия Президенты Владимир Путин Михаил Мишустинны Хөкүмәт Рәисе итеп билгеләү турындагы указга кул куйды. Документ Кремль сайтында бастырылган. Указ кул куелган көннән үз көченә керә.
Бүген, 16 гыйнварда, Дәүләт думасы Михаил Мишустинны Хөкүмәт Рәисе итеп билгеләүгә ризалык бирде. Бу карар өчен 383 депутат тавыш бирде, 41 депутат тавыш бирүдән тыелган. Мишустин моңа кадәр Федераль салым хезмәте башлыгы булып эшләгән.
Русия Федерациясе Конституциясенең 112 нче мәддәсенә ярашлы хәзер Михаил Мишустин Президентка Хөкүмәт структурасы һәм вице-премьерлар һәм федераль министрлар постына кандидатуралар буенча тәкъдимнәрне бер атнадан да соңга калмыйча тәкъдим итәргә тиеш.
Премьер-министр үзе якын көннәрдә Министрлар Кабинетының яңа составын тәкъдим итәчәген белдерде.
Фото:interfax.ru
Читайте нас: