+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
17 гыйнвар 2020, 16:25

Радий Хәбиров: “Авыр, әмма мин өйрәнәчәкмен!”

Республика Башлыгы беренче тапкыр тимераякка басты.

Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров беренче тапкыр тимераякка баскан. Дебют "Уфа-Арена" бозында узган. Республика җитәкчесе бу хактагы хис-кичерешләре белән социаль челтәрләрдә уртаклашты.
“Вәгъдәләрне үтәргә кирәк. Бер ел элек мин “Салават Юлаев” командасындагы егетләребез конференция финалына чыкса, хоккей уйный башларга вәгъдә иткән идем. Ул чагында алар сүзендә торды. Һәм менә бүген беренче тапкыр тимераяклар, хоккейчы киемнәрен кидем дә бозга чыктым. Авыр, әмма мин үҗәт кеше, өйрәнәчәкмен”, - дип язган Радий Хәбиров.
Фото: Радий Хәбировның социаль челтәрләрдәге битеннән.
Читайте нас: