+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
17 гыйнвар 2020, 23:30

Яшькелт-сары төстәге көчек күргәнегез бар идеме?

Күптән түгел гадәти булмаган маэмай туган.

Гыйнвар урталарында социаль челтәрләрдә Американың Төньяк Каролина штатында туган гадәти булмаган көчек турында видеоязма таралган. Көчек башкалардан яшькелт-сары йоны белән аерылып тора. Халк кушаматлы бу бәләкәчнең әнисе — ак овчарка, ә абыйлары һәм сеңелләре ак һәм кара төстәге этләр икән.
Лайм төсендәге көчекне күреп, аның хуҗасы Шайна Стэйми башта бик нык аптырый. Алар гадәти булмаган маэмайга Marvel комиксындагы яшел герой-монстр хөрмәтенә Халк кушаматы бирәләр. Көчекнең аппетиты бик яхшы, ул сәламәт, туганнарыннан бары тик сәер төсе белән генә аерылып тора.
Фото: социаль челтәрләрдән.
Читайте нас: