+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
18 гыйнвар 2020, 00:10

Балалы гаиләләргә — дәүләт ярдәме

Русиядә өч яшьтән җиде яшькә кадәр балаларга айлык түләүләр кертелә.

15 гыйнварда Русия Президенты Владимир Путин Федераль җыелышка еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте. Президент Юлламада билгеләгән өстенлекләрнең берсе балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлтелгән. Ил башлыгы 2020 елның 1 гыйнварыннан өч яшьтән җиде яшькә кадәр балаларга айлык түләүләр кертергә тәкъдим итте.
Башлангыч этапта керемнәре бер кешегә бер яшәү минимумыннан артмаган гаиләләрдә пособие күләме 5,5 мең сум тәшкил итәчәк, ә алу процедурасы мөмкин кадәр гади булачак.
"Без бу системаның ничек эшләвен аңларга һәм бәяләргә тиешбез, әгәр дә гаиләләрнең 5,5 мең сум алып, яшәү минимумына җитмәвен аңлыйбыз икән, киләсе адым ясарбыз — алдагы елдан тулысынча түли башлыйбыз, бу 11 меңнән артык", —диде Владимир Путин.
Фото:"Башинформ".
Читайте нас: