+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
18 гыйнвар 2020, 18:00

Базуканы диетага утыртканнар...

Җирән мәчене хуҗасы ашаткан да ашаткан.

Төньяк Каролинада Базука исемле гигант мәче шушы көннәрдә бик популярлашып киткән. Эш шунда: 16 килограмм авырлыктагы бу мәченең хуҗасы үлгән һәм аны штатның бер приютына китергәннәр. Приют хезмәткәрләре исә 5 яшьлек җирән Базука турында үзләренең сайтларына язган.
Мәченең хуҗасы, олы яшьтәге ир, хәтерсезлектән интеккән. Ветеринарлар әйтүенчә, ул мәчне кайчан ашатуын оныткан, савытына ризыкны бик еш салган. Икеләтә-өчләтә порция ризык ашаган Базука бик нык симереп киткән.
Хәзер инде приют хезмәткәрләре мәчегә яңа хуҗа тапкан. Ә ветеринарлар исә аны кичекмәстән диетага утыртырга киңәш иткән. Мал табиблары белдерүенчә, Базуканы ким дигәндә 10 килограммга калдырырга кирәк икән.
Фото:esquire.ru
Читайте нас: