+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
18 гыйнвар 2020, 17:20

Дөньяның иң кечкенә кешесе иде ул...

Непал илгә туристларны җәлеп иткән иң популяр кешесе белән хушлаша.

Дөньяның иң бәләкәй кешесе — Непал дигән илдә яшәүче 27 яшьлек Кхагендра Тхапа Магар вафат. Буе нибары 67,08 сантиметр булган бу кеше кичә, 17 гыйнварда, Покхар шәһәре дәваханәсендә пневмониядән үлгән.
Магар 1992 елның 14 октябрендә туган. Әти-әнисе әйтүенчә, туганда ул нибары 600 грамм булган. Учка сыйган малайны баштагы мәлләрдә юындырырга да курыкканнар.
Магар 2011 елда рәсми рәвештә Гиннесның рекордлар китабына кертелгән. Үз гомерендә ул күп илләрдә булырга, Европа һәм Америка телетапшыруларында катнашырга өлгергән.
Кечкенә гәүдәле һәм буйлы Магар Непалда бик популяр кеше саналган. Аны күрер өчен илгә туристлар агылган.
Хәзер җир шарында иң кечкенә кеше булып Колумбиядән Эдуард Ниньо Эрнандес саналачак. Аның буе 70,21 сантиметр.
Фото:peoples.ru
Читайте нас: