+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
18 гыйнвар 2020, 20:35

Җиңү өчен бабама рәхмәт!

Уфаның 268нче балалар бакчасына йөрүче кызлар һәм малайлар бүген бик кызыклы да, дулкынландыргыч та сәфәрдә булды.

Быел илебез Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгели. Ил буенча, шулай ук республикада да, бу уңайдан бик күп чаралар үтәчәк. Аларның күпләре, нигездә, үсеп килүче буында илебезнең героик үткәне, баш имәс, каһарман халкыбыз белән горурлану хисләре тәрбияләүгә юнәлтеләчәк. Уфаның 268нче балалар бакчасы тәрбиячеләре оештырган чара да нәкъ шундый булды.
Бүген “Кояшкай” төркеменә йөрүче кызлар һәм малайлар, тәрбияче апалары Лилия Сәгыйть кызы Гайсина һәм Ирина Владимировна Сәетгәрәева җитәкчелегендә, Хәрби Дан музеенда булды. Балалар Башкортстан халкының Бөек Ватан сугышындагы батырлыклары турында кызыклы һәм эчтәлекле чыгыш тыңлады, үз күзләре белән сугыш еллары экспонатларын, хәрби техника үрнәкләрен күрде, аларны куллары белән тотып карады.
—Экскурсия балаларга бик ошады. Аларның әле шундый чагы: бөтен нәрсә белән кызыксыналар, сораулар бирәләр. Мондый экскурсияләр балаларга сугышның куркыныч афәт булуын, бабаларыбызның үз гомерләрен кызганмавын, кыю йөрәкле булуларын төшендерү өчен бик әһәмиятле, — ди тәрбияче апалары.
Сүз дә юк, кызлар һәм малайларның музейда алган тәэссоратлары әле бик озакка барачак. Бу хакта сөйләшүләр, сораулар яудыралар өйдә дә дәвам итәчәк. Ә без, әти-әниләр, сабыйларыбызга утлы сугышны кичкән бабаларыбыз турында истәлекләр сөйләргә вакыт табыйк. Үсеп җиткәч алар да чын йөрәктән “Җиңү өчен бабама рәхмәт!” дип әйтерлек булсын...
Читайте нас: