+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
18 гыйнвар 2020, 23:05

Ветераннарга — 75әр мең сум

Владимир Путин Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә түләүләр хакында белдерде.

Русия Президенты Владимир Путин Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан биреләчәк түләүләр хакында белдерде. Бу хакта РИА "Новости" хәбәр итә.
"Җиңүнең 75 еллыгы, шуңа күрә без <...> әлеге дата белән бәйле ярдәм күрсәтәчәкбез: ветераннарга һәм аларга тиңләштерелгән барлык категорияләргә — 75 мең сум, тыл хезмәтчәннәренә 50 мең сум акча бирәчәкбез", — дигән дәүләт башлыгы ветераннар һәм иҗтимагый патриотик берләшмәләр вәкилләре белән очрашуда.
Билгеле булуынча, Бөек Җиңү көне уңаеннан ветераннарга — ун мең сум, тыл хезмәтчәннәренә биш мең сум акча түләнә иде.
Бүген — Ленинград блокадасын өзүгә 77 ел. Президент "Невский пятачок" хәрби-тарихи комплексында булды. Ул Ленинград өлкәсенең Киров районында урнашкан. Анда ил башлыгы "Рубежный камень" мемориалына чәчәкләр салды.
Фото:materirossii.ru
Читайте нас: