+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
19 гыйнвар 2020, 23:35

Владимир Путин — Берлинда

Бүген Германиянең башкаласында халыкара конференция уза.

Русия Президенты Владимир Путин Берлинга килде. Бүген, якшәмбе көнне, биредә Ливия буенча халыкара конференция уза.
Русия лидеры эш графигы кысаларында Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белән очрашты. Бу сөйләшүләр Берлин конференциясе башланганчы ук үтте. Русия ягыннан чарада чит ил эшләре министры вазыйфасын башкаручы Сергей Лавров, Президентның халыкара эшләр буенча ярдәмчесе Юрий Ушаков, шулай ук оборона министры урынбасары Александр Фомин катнаша.
Берлин конференциясе ябык ишекләр артында узачак, анда журналистларның катнашуы каралмаган. Чарада Русия Президенты чыгыш ясаячак.
Фото:kremlin.ru
Читайте нас: