+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
20 гыйнвар 2020, 20:05

Беренче балага ана капиталын кайчан бирә башлыйлар?

Владимир Путин Юлламада беренче бала өчен дә түләүләр кертү бурычын куйды.

Беренче балага ана капиталын агымдагы елның язында ук бирә башлаячаклар. Бу хакта Дәүләт думасына сылтама белән «Известия» хәбәр итә.
Хәзер депутатлар һәм сенаторлар Президентның Федераль җыелышка Юлламасындагы йөкләмәләрне үтәү өчен кирәкле закон проектларын карауга әзерләнә.
Беренче балага ана капиталын, балаларга торак түләүләре кебек үк, март-апрель айларында ук рәсмиләштерергә планлаштыралар. Әмма моның өчен гамәлдәге законнарга үзгәрешләр кертергә кирәк.
Искәртеп узабыз, Владимир Путин үзенең Юлламасында ана капиталы программасын, ким дигәндә, 2026 ел ахырына кадәр озайту турында белдерде.
Фото:utv.ru
Читайте нас: