+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
22 гыйнвар 2020, 23:50

Путин якташыбызны министр итеп билгеләде

Башкортстанда туып-үскән Владимир Якушев кичә Русиянең яңа Хөкүмәте составына керде.

Русия Президенты Владимир Путин указы нигезендә Владимир Якушев төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры итеп билгеләнде.
Владимир Якушевка 51 яшь, ул икътисад фәннәре кандидаты, өйләнгән, ике баласы бар. Ул Нефтекама шәһәрендә туып үскән. Төмән дәүләт университетын “хокук белеме” белгечлеге буенча тәмамлаган.
Карьерасын Көнбатыш Себер коммерция банкының Ямал‑Ненец филиалы юрисконсульты буларак башлый, аннары банк Президенты итеп билгеләнә. Төмән хакимияте башлыгы вазыйфасын били һәм Төмән өлкәсе губернаторы итеп сайлана.
2018 елның 18 маенда Владимир Якушевны Русиянең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры итеп билгелиләр. Кичә якташыбыз ил Хөкүмәтенең яңа составына керде, шул ук вазыйфага янә тәгаенләнде.
Фото:РИА-Новости.
Читайте нас: