+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
23 гыйнвар 2020, 17:10

Үзебезнеке тәмле дә, сыйфатлы да!

Владимир Путин башлангыч сыйныф укучыларын кайнар ризык белән тәэмин итү өчен мәктәпләргә үзебездә җитештерелгән продуктлар сатып алырга тәкъдим итте.

Бу хакта ил башлыгы кичә, 22 гыйнварда, Липецк өлкәсендә җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашу вакытында белдерде.
"Ашханә юк икән (мәктәпләрдә. — Ред.), аны эшләргә кирәк, ягъни өстәлләр куярга гына түгел, җиһазлар сатып алырга, азык-төлек белән тәэмин итүгә килешүләр төзергә дә кирәк. Липецк өлкәсендә бу эш яхшы оештырылган. Шул рәвешле башка урыннарда да эш алып барырга кирәк”, —дип китерә дәүләт башлыгының сүзләрен ТАСС агентлыгы.
Моннан тыш, Владимир Путин хәзерге вакытта мәктәпләрдә укучыларны кайнар ризык белән тәэмин итү барлык төбәкләрдә дә булмауны билгеләп үтте. Ил башлыгы ассызыклавынча, кайнар аш белән тәэмин итү 1 сентябрьдән барлык уку йортларында да булачак.
Фото: vogazeta.ru
Читайте нас: