+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
24 гыйнвар 2020, 15:10

140 тонна кан тапшырганнар...

Владимир Путин тетрәндергеч тарихи фактны ачыклаган.

Тарихи документларны өйрәнеп, Президент камалыш елларында шәһәрдә яшәүчеләрнең фронт ихтыяҗлары өчен 144 тонна кан тапшыруларын ачыклаган. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Русия Президенты Владимир Путин Иерусалимда блокадалы Ленинградта яшәүчеләргә һәм шәһәрне саклаучыларга һәйкәл ачу тантанасында халыкның тиңдәшсез батырлыгы турында сөйләгән.
Ил башлыгы белдерүенчә, берничә көн элек документларны өйрәнеп, ул тетрәндергеч фактны ачыклаган. "Блокада елларында ленинградлылар фронт ихтыяҗлары өчен 144 тонна кан тапшырган", - дигән Владимир Путин.
Дәүләт башлыгы билгеләп үтүенчә,"ризыктан, уттан, җылылыктан мәхрүм кешеләр госпитальләрдә хезмәт салган, сәнгать, фән һәм мәдәни-агарту эшләре белән шөгыльләнүләрен дәвам иткән, үз-үзләрен корбан итеп, бөек шәһәрне киләчәк буыннар өчен саклаган".
Фото: ru.sputnik.md
Читайте нас: