+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
26 гыйнвар 2020, 23:55

Марттан түли башлыйлар

Владимир Путин ана капиталына гаризаларны карау срокларын тизләтү бурычын куйды.

Русия Президенты Владимир Путин ана капиталына гаризаларны карау срокларын тизләтү өчен 31 июльгә кадәр законнарга үзгәрешләр кертүне йөкләде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Ил башлыгының йөкләмәләре текстында, Пенсия фондының территориаль органнары һәм балалары булган гаиләләргә ташламалы ипотека бирүче банклар арасында «электрон хезмәттәшлек» оештыру исәбенә дә, гаризаларны карау срокларын тизләтү өчен законнарга үзгәрешләр кертү кирәклеге турында әйтелә.
Йөкләмәне үтәү өчен җаваплы итеп ил Премьер-министры Михаил Мишустин билгеләнде.
Билгеле булуынча, Федераль җыелышка Юлламасында Русия Президенты Владимир Путин беренче бала туган очракта ана капиталын бирергә тәкъдим итте. Яңа кагыйдә 2020 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керергә тиеш.
Дәүләт башлыгы шулай ук ана капиталы программасын, ким дигәндә, 2026 ел ахырына кадәр дәвам итәчәген белдерде.
Беренче балага ана капиталын март-апрель айларында ук рәсмиләштерә башлаячаклар.
Фото:gazeta.ru
Читайте нас: