+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
27 гыйнвар 2020, 17:45

Дүртесе – эшли, янә өчесе ачылачак

Сөт кухнялары бөтен республиканы колачлаячак.

Башкортстанда сөт кухнялары челтәрен булдыруга 183,96 миллион сум тотынылган. Бу хакта бүгенге оператив киңәшмәдә республиканың Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты рәисе Алексей Гусев хәбәр итте.
“Хәзерге вакытта төбәктә дүрт җитештерү урыны булдырылган-Стәрлетамак, Нефтекамск, Белорет, Октябрьскийда 84 сөт тарату пункты эшли. Ул урындагы җитештерүчеләрдән сатып алына. Сөт эшкәртүнең гомуми куәте - тәүлегенә 20 тонна. 120 яңа эш урыны булдырылган. Июльдән декабрьгә кадәр 242 тонна сөт эшкәртелгән, 1,2 миллион порция продукция җитештерелгән. Продукция белән 6 461 бала тәэмин ителгән, планлы санда 3 200 кеше. Предприятиенең бюджеттан тыш эшчәнлегеннән керем 3 млн 219 мең сум тәшкил иткән. Продукция бөтен республика буенча 68 сәүдә ноктасында тәкъдим ителгән, укучылар һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр рационына керә. Акчалар предприятиеләрне камилләштерүгә һәм проектны финанслауның бюджет өлеше чыгымнарын минимальләштерүгә юнәлдереләчәк", - дип билгеләп үтте Алексей Гусев.
Агымдагы елның февралендә сөт кухнясы Сибайда ачыла. Барлыгы җиде производство булдырылачак. Иглинода пункт ачу планлаштырыла. Радий Хәбиров шулай ук Мәсәгутьтә сөт кухнясы эшен башлап җибәрергә тәкъдим итте.
Фото:"Башинформ".
Читайте нас: