+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
27 гыйнвар 2020, 23:20

Радий Хәбиров Дәүләт Советы президиумы составында

Тиешле хокукый документка Русия Президенты Владимир Путин кул куйды.

Русия Президенты Владимир Путин үзенең карары белән Дәүләт Советы президиумының яңа составын раслады. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров сигез яңа әгъзаның берсе булды. Тиешле документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.
Дәүләт Советы президиумының яңа составына Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов, Волгоград өлкәсе башлыгы Андрей Бочаров, Кабарды-Балкар республикасы башлыгы Казбек Коков, Сахалин губернаторы Валерий Лимаренко, Тверь өлкәсе губернаторы Игорь Руденя, Алтай крае губернаторы Виктор Томенко һәм Курган өлкәсе губернаторы Вадим Шумков керде.
Президиумның бурычы - Дәүләт Советы утырышының көн тәртибен карау, шулай ук кабул ителгән карарларның үтәлешен анализлау.
Фото:"Башинформ".
Читайте нас: