+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
28 гыйнвар 2020, 19:05

Җиңү парадына кайсы илләрдән киләчәкләр?

Русия Президенты Владимир Путин тантаналарның иң югары дәрәҗәдә оештырылачагын ассызыклады.

9 май көнне Мәскәүдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы билгеләп үтеләчәк. Русия Президенты Владимир Путин тантаналарның иң югары дәрәҗәдә оештырылачагын берничә тапкыр ассызыклады.
Ил башкаласында үтәчәк тантанага чит ил лидерлары да чакырылган. Русия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков бүген журналистлар белән очрашу вакытында дәүләт башлыкларына чакырулар күптән җибәрелгәнлеген ассызыклады. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
"Без кемнәрдәндер әле җавап алмадык, ә кемнәрнеңдер килүе инде билгеле. Без әлегә катнашуларның тулысынча расланган исемлеген бастырып чыгарырга ашыкмыйбыз. Күпмедер вакыт көтәбез", - диде матбугат секретаре.
Фото:ru.sputnik.md
Читайте нас: