+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
29 гыйнвар 2020, 14:10

Кытайда каникуллар дәвам итә

Моңа коронавирус таралуы сәбәпче булган.

Кытайның Мәгариф министрлыгы, илдә коронавирус таралу сәбәпле, каникуллардан соң укулар башлануын кичектереп тора.
Министрлыкта колледж һәм вузларда дәресләрне яңадан башлау турындагы карар аларның кайда урнашуына һәм төбәктә эпидемия ситуациясенә бәйле рәвештә кабул ителергә тиеш, дип белдерәләр.
Шул ук вакытта белем бирү учреждениеләреннән каникуллар вакытында киткән студентлар әлегә кире кайтырга тиеш түгел.
Балалар бакчаларына, шулай ук башлангыч һәм урта мәктәпләргә килгәндә, балаларның кайчан укый башлавын урындагы мәгариф органнары хәл итәчәк.
Элегрәк Кытай хакимияте традицион календарь буенча, Яңа ел бәйрәме уңаеннан, кышкы каникулларны 2 февральгә кадәр озайткан иде.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Кытайда коронавирусның яңа төре аркасында килеп чыккан пневмония белән авыручылар саны 4,5 мең кешегә җиткән, 100дән артык кеше һәлак булган.
activityedu.ru
Читайте нас: