+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
30 гыйнвар 2020, 21:10

Владимир Путин Чувашстан Республикасы Башлыгын эшеннән бушатты

Ышаныч югалту сәбәпле...

Русия Президенты Владимир Путин Чувашстан Республикасы башлыгы Михаил Игнатьевны, “ышаныч югалу сәбәпле”, вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турындагы указга кул куйды. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Документ нигезендә, төбәк башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп Русия Дәүләт думасына Чувашстаннан сайланган депутат Олег Николаев билгеләнде. Ул бу вазыйфаны республиканың яңа җитәкчесе сайланганчы биләячәк.
Указ кул куелган көннән үз көченә керә. Кремльнең матбугат хезмәте белдерүенчә, Владимир Путин Олег Николаев белән очрашу үткәргән дә инде.
Фото:kremlin.ru
Читайте нас: