+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
31 гыйнвар 2020, 21:20

Мәктәпкә җәяү атла!

Әти-әниләр балаларын, белем учагына 800 метр кала, машинадан төшереп калдырырга тиеш.

Австралиядәге бер мәктәптә укучылар өчен гадәти булмаган кагыйдә керткәннәр — әти-әниләре балаларын, белем учагына 800 метр кала, машинадан төшереп калдырырга тиеш. Мондый алым балаларның артык гәүдә авырлыгы белән көрәшү өчен кертелгән.
Әлеге мәктәпнең кайбер укучылары бу яңалыкка кадәр бер генә тапкыр да җәяү йөрмәгән була. Шул ук вакытта, мәгариф оешмасы җитәкчелеге мәгълүматларына караганда, укучыларның өчтән берендә артык гәүдә авырлыгы күзәтелә.
Балалар бу яңалыкны энтузиазм белән кабул итә, аларга дәресләр алдыннан җәяү йөрү ошап китә. Педагоглар исә иртән укучыларның игътибарлырак һәм яхшы кәефле булуын белдерә. Моннан тыш, мәктәп ашханәсендә менюны да үзгәртәләр. Хәзер анда фастфуд белән тукланырга рөхсәт ителми, балаларга бары тик файдалы ризык тәкъдим итәләр.
Читайте нас: