+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
1 февраль 2020, 01:45

Владимир Путин Кытай халкына ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде

Дәүләт башлыгы Кытай җитәкчелегенә телеграмма юллады.

Русия Президенты Владимир Путин Кытай халкына коронавирус инфекциясе таралу куркынычын җиңүдә кирәкле ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде. Бу хакта Русия дәүләте башлыгының Кытай дәүләте Рәисе Си Цзиньпинга җибәрелгән телеграммасында әйтелә.
"Кытай Халык Республикасында коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә, Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпинга югалту кичергән гаиләләрнең авыр кайгысын ихлас утраклашу, шулай ук авыручыларга тизрәк терелү теләкләре белән телеграмма җибәрде", - дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.
Владимир Путин белдерүенчә, "Русия компетентлы ведомстволары тиешле Кытай структуралары белән әлеге уртак куркынычны тиз арада җиңү максатында тыгыз элемтәдә тора".
Русия дәүләте башлыгы Кытай җитәкчелеге кабул иткән кискен чаралар нәтиҗәсендә коронавирус инфекциясе таралу туктатылачак, ә аннан килгән зыян кимиячәк, дигән ышаныч белдергән.
Фото:ria.ru
Читайте нас: