+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
2 февраль 2020, 20:40

Балаларны тукландыру – көнүзәк мәсьәлә

Башлангыч сыйныф укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү турындагы закон проекты Дәүләт думасына кертелде.

2020 елның 1 сентябреннән мәктәпләрдә башлангыч сыйныфларны кайнар ризык белән бушлай тәэмин итәчәкләр. Бу хакта Федераль җыенга еллык Юлламасында Русия Президенты Владимир Путин белдерде.
“Мәктәпләре техник яктан әзер булган төбәкләрдә бушлай кайнар ризыклар 2020 елның 1 сентябреннән үк тәкъдим ителергә тиеш. Ә калганнарның бу эшне көчәйтүләрен сорыйм. 2023 елның 1 сентябреннән дә соңга калмыйча Русия Федерациясенең барлык субъектларындагы кече яшьтәге укучылар бушлай, сыйфатлы, кайнар ризык белән тәэмин ителергә тиеш”, — диде Президент.
Ил башлыгының әлеге тәкъдиме шушы көннәрдә Дәүләт думасына кертелде. Бу хакта парламентның түбән палатасы матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Документ Дәүләт думасы Рәисе Вячеслав Володин тарафыннан Мәгариф һәм фән буенча профильле комитетка җибәрелгән.
Элегрәк Владимир Путин төбәкләрдә мәктәпләргә җирле азык-төлек сатып алу системасын формалаштырырга тәкъдим итте. Ил башлыгы билгеләп үтүенчә, беренче чиратта, мәктәп ашханәләрен төзекләндерергә, аларны кирәкле җиһазлар белән тәэмин итәргә, азык-төлек буенча килешүләр төзергә кирәк.
Фото:rb7.ru
Читайте нас: