Табиб-диетолог Елена Соломатина белдерүенчә, гаиләнең туклану гадәтләре — мәктәп укучыларының симерү процессында “башлангыч нокта” булып тора. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Соломатина фикеренчә, белем бирү оешмаларында сыйфатсыз туклану балаларда килеп туган проблемалар өчен ата-аналардан җаваплылыкны төшерми.
Тукланудан тыш, физик нагрузкалар, йокы, стресс һәм башка бик күп факторлар артык гәүдә авырлыгына тәэсир итә, дип билгели эксперт.
Мәктәптә туклану начар оештырылган очракта, табиб ата-аналарга балаларына үзләре белән файдалы ризыклар биреп җибәрергә киңәш итә. Аның сүзләренә караганда, бу укучыларга зарарлы ризыклардан баш тартырга ярдәм итәчәк.